Нөнәгәр мәктәбенең үз газетасы бар, радиосы гөрләп эшли (фото)
Мәктәптә айга бер тапкыр гәҗит чыгарырга һәм радио тапшыруларын алып барырга исәпләделәр. Хыяллары тормышка ашты.
Быел Нөнәгәр гомуми белем бирү мәктәбендә «Журналистлар» түгәрәге эшли башлады. Безнең укучылар бу өлкәдә болай да үзләрен сыныйлар иде инде. Район, республика, бөтенрәсәй буенча уздырылган конкурсларда сынатмадылар. Ә быел инде эшне үз мәктәпләрендә киң җәелдерделәр. Беренче эш итеп сентябрь аенда сигезенче, унынчы сыйныф укучылары район газетасы «Хезмәт» редакциясенә кунакка бардылар. Анда журналист Зөлфия Шакирова журналистика серләре белән бүлеште.
Менә шуннан кызыксыну балаларда да кузгалды. Алар үзләрен журналист буларак сынап карыйсылары килде.
Мәктәптә айга бер тапкыр гәҗит чыгарырга һәм радио тапшыруларын алып барырга исәпләделәр. Хыяллары тормышка ашты. Монда җитәкчеләре Рәзинә Нургаяновна аларга терәк булды. Гәҗит тә, радио тапшырулары да гөрләп бара. Анда мәктәп, район, республика яңалыклары белән танышырга мөмкин.
Мәктәп укытучыларының, балаларның туган көннәре әйтеп кителә, күңелле мәзәкләре күңелгә хуш килә. Сигезенче сыйныф балалары радио тапшыруларын алып барганда, мәктәп тып-тын калып, аларны тыңлый. Бик күңелле бик тә ошый. Радио тапшыруы «8нче Дулкын» исеме астында гәҗит булып чыга.
Унынчы сыйныф кызлары «Мәктәп еллары» дип исемләнгән гәҗит чыгаралар. Аның һәр санын укытучылар, балалар көтеп алалар, мәктәп залында күргәзмәдә аларның яңа саны белән һәркем таныша ала.
Бу шөгыльләренә сулыш өргән Рәзинә Нургаян кызына һәм һәр эшне җиренә җиткереп журналистика түгәрәгенә йөрүче балаларына рәхмәт әйтәсе генә кала. Уңышлар сезгә, бер булганда гына уңышка ирешеп була.
Зөлфидә Тлякова,
Нөнәгәр урта мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев