Балтачта бию фестивале старт алды
Гала концертка узган коллективлар һәм аерым башкаручылар 10 апрель көнне район мәдәният үзәге сәхнәсендә чыгыш ясый
Балтачта район күләмендә хуҗалыкларның үзешчән сәнгать коллективлары арасында бию фестивале конкурсы игълан ителгән иде.
Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә сайлап алу турлары ике зонада Чутай һәм Салавыч мәдәният йортларында уза. Кичә Чутай мәдәният йорты сәхнәсендә “Кызыл юл”, “Алга” ,“Кама”, “Якты юл”, “Арбор”, “Труд”, “Смәел”, “Активист”, “Тукай” хуҗалыклары биючеләре тамашачыга һәм жюрига үз осталыкларын күрсәтсә, зона турының икенче өлеше 27 март көнне калган барлык хуҗалыклар өчен Салавыч мәдәният йортында узачак.
Биючеләрнең чыгышын мәртәбәле жюри:. Казан Дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате кафедрасы укытучысы Светлана Леонидовна Ярмакова, Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре Эрик Геннадьевич Васинкин, Балтач үзәкләштерелгән авыл клублары системасы балетмейстеры Рөстәм Мидхәт улы Хәсәнов бәяләде.
Гала концертка узган коллективлар һәм аерым башкаручылар 10 апрель көнне район мәдәният үзәге сәхнәсендә чыгыш ясап, бүләкләнәчәкләр. Барлык катнашучыларга уңышлар телибез!
Гөлйөзем Маннапова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев