Чапшар яшьләренең активлыгы сөендерә
Мәдәният

Чапшар яшьләренең активлыгы сөендерә

Чапшар авыл клубында 31октябрь кичендә искиткеч күңелле "Көзге бал" кичәсе гөрләде.

Авылыбыз яшьләре берсеннән-берсе кызык конкурсларда һәм уеннарда бик актив катнаштылар, үзләренең тапкырлыкларын, җитезлекләрен күрсәттеләр. Ә соңыннан халкыбыз онытылып баручы "Көлтә бәйләү", "Биш пар ", "Почмак алыш" кебек җырлы-биюләрен уйнап, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Хәзерге виртуаль заманда яшьләребезнең шундый актив булуы бик сөендерә, дип хәбәр итә авыл клубы мөдире Гүзәлия Вәлиева.



250

Нет комментариев