Илдар Хәкимов турында 10 кызыклы факт
Мәдәният

Илдар Хәкимов турында 10 кызыклы факт

Илдар Хәкимов турында 10 кызыклы факт тәкъдим итәбез

Кечкенә чагында әти-әниләре белән Кавказ якларында яшәгән һәм теле урысча ачылган.

Гаиләдә өч малай үскәннәр. Илдар - иң өлкәне.

6 яшеннән бирле җырлый.

Яраткан ризыгы - кыстыбый.

Тәүге автомобиле - «Москвич».

Чаңгы буенча икенче зурлар разрядын 9нчы сыйныфта укыганда ук ала. 5 чакырым араны 12 минутта узган булган.

Тәүге эш урыны - Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры.

Гүзәлгә тәүге биргән бүләге - бала рәсеме төшкән открытка.

Гүзәлгә «бәбәем» дип эндәшә. Гүзәл аңа: «Җаным», - ди.

Гүзәлнең барлык клипларының авторы, төшерүчесе һәм продюсеры.

http://shahrikazan.ru/index.php/news/shou-biznes/ildar-khkimov-turynda-10-kyzykly-fakt

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев