Мәдәният

Казанда Тукай исемендәге филармонияне «Гаилә» илкүләм проекты буенча 45 млн сумга җиһазландырачаклар

Акчаларны «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында бүлеп бирәчәкләр

Быел Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясен матди-техник яктан тәэмин итүгә 45,3 млн сум акча юнәлдереләчәк. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Акчаларны «Гаилә» милли проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында бүлеп бирәчәкләр.

Филармония Татарстан һәм Казанның иң зур концерт оешмаларының берсе. Ул 1937 елның 21 августында нигезләнә.

ТНВ

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев