Мөнир Рахмаев әле генә ит сатарга алынган иде, хәзер инде алып баручы
Мәдәният

Мөнир Рахмаев әле генә ит сатарга алынган иде, хәзер инде алып баручы

Татар эстрадасының чикерткәсе Мөнир Рахмаевның ит кибете ачу мәшәкатләре белән йөри дип язган идек. Инде хәзер ул үзен алып баручы буларак сынап карарга булган.

Мөнир "TMTV" телеканалында "Яшьлек тавышы" тапшыруын алып барачак икән.

Оештыручылар хәбәр итүенчә "Яшьлек тавышы" тапшыруы зәңгәр экраннарда атнага бер тапкыр чыгачак.Беренче чыгарылыш 19 сентябрьдә булыр дип көтелә.
Тапшыруда яшь башкаручыларның биш хезмәте, тормышы, клибының эчтәлеге, аны төшерү тарихы сөйләнәчәк. Җырчыларның иҗат җимешләре атна саен арта барачак. Клиплар саны унга җиткәч, һәр атна саен берәр клип төшеп калып, аның урынына яңа башкаручының клибы өстәләчәк.
Фото: https://www.facebook.com/photo.php?fbid=1537922943149419&set=a.1441093649499016.1073741827.100007951834097&type=1&theater

250

Нет комментариев