Сосна авылы мәдәният йорты хәзер әллә каян балкып утыра. Ни өчен дисезме? Биредә җәмгыять ярдәме белән төзекләндерү эшләре башкарганнар.
Бинаның тышкы ягы штукатурланып, капка-коймалар буялган. Мәдәният йорты директоры Гөлнара Закирова куанычларын безгә дә җиткерде: "Мәдәният учагыбыз хәзер әллә каян үзенә дәшеп, балкып тора. Иганәчелек ярдәме күрсәткән җитәкчеләргә рәхмәт".
Бинаның тирә-ягы да чәчәкләргә күмелгән. Техник хезмәткәр Зөбәрҗәт Сабирова белән Гөлнара Закированың уртак хезмәт җимеше бу.
Нет комментариев