Шубанда «Безнең балачак» исемле күңелле чара үтте
«Безнең балачак» чарасы балалар өчен онытылмаслык мизгелләр, җылы хисләр һәм күңелле ял бүләк итте
Балаларны яклау көне уңаеннан, Шубан авылында «Безнең балачак» исемле күңелле чара үтте. Әлеге чарада балалар традицион сабантуй уеннары белән танышты һәм аларда актив катнашты.
Балалар «Күз бәйләп кисү», «Капчык киеп йөгерү», «Чүлмәк вату», «Капчык сугышы» кебек яратып уйнала торган уеннарда зур кызыксыну белән катнашты. Бу уеннар балаларга күңел ачу гына түгел, ә шулай ук дуслыкны ныгыту, командада эшләү күнекмәләрен үстерү мөмкинлеге бирде.
«Безнең балачак» чарасы балалар өчен онытылмаслык мизгелләр, җылы хисләр һәм күңелле ял бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев