Съезд өч елга бер тапкыр үткәрелә.
Улисьял авылыннан Федоровлар гаилә ансамбле һәм «Уял» мари фольклор ансамбле шушы көннәрдә «Халыклар дуслыгы» йортында узган «Татарстан Республикасы мариларының милли-мәдәни автономиясе» региональ иҗтимагый оешмасының VII съездында катнаштылар.
Съезд өч елга бер тапкыр үткәрелә. Чарага 60ка якын делегат — Татарстан муниципаль районнарындагы Мари автономиясенең җирле бүлекчәләре вәкилләре җыелды.
Чара Мари халкының мәдәниятенә багышланган мәдәни программа белән дәвам итте.
Нет комментариев