Кунак ашы кара-каршы була
Хәтерләсәгез, элекегерәк елларда колхозлар колхозлар белән, авыллар авыллар белән очрашып, бер-берсенә тамаша-концерт куялар иде. Бу чын мәгънәсендә эчкерсез аралашу, бер-береңне рухи яктан якынрак белү өчен менә дигән мөмкинлек булды. Кызганыч, бу традицияләр нигәдер онытыла башлады.
Ә менә районыбызда бердәнбер булган, мари халкы яшәгән Улисьял авылына Сырья авылы үзешчәннәре килеп үзенчәлекле очрашу үткәргәннәр.
Удмурт халкының сәхнә осталыкларын күрсәткәннән соң, мари үзешчәннәре дә, гореф-гадәтләрен югалтмауларын күрсәтеп, үзләренең биюләрен тәкъдим иткәннәр. Мәдәният йортындагы очрашуга килүчеләр бергә чәй өстәле артында гәпләшкәннәр, район сәхнәләрендә чыгыш ясаган чакларын искә төшергәннәр. Соңыннан янәдән бергәләп удмурт-мари биюләрен башкарганнар.
Менә безгә дә Сырья авылына барырга җай чыкты, ди Улисьял авылы старостасы Валентин Максютов. Кунак ашы кара-каршы була бит, без дә әзерләнеп удмурт дусларыбыз янына барырга җыенабыз. Халыклар дуслыгы елында бераз онытылган очрашуларны үткәрү һәр ике милләт вәкилләре өчен бик файдалы, дип ассызыклады авыл старостасы.
Нет комментариев