Җыр-моңны яраткан якташларыбыз читтә яшәсәләр-эшләсәләр дә, туган якларын онытмый.
Күптән түгел безгә дә шундый игелекле яктышыбыз - Балтачта туып-үскән, бүген Себер якларында эшләүче Әхмәдиев Ринат Риф улы өр-яңа баян бүләк итте. Аны терлекчеләр сабан туенда кызы Регина, авылдашларыбыз алдында тапшырды.
Без бу бүләккә ихластан сөендек. Инде караокелардан тәмам туйганда, тере баян тавышын тансыклаганда безнең өчен бик тә зур хәзинә булды ул. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш чоры һәм татар халык җырларыннан ретро концерт әзерләргә җыенуыбызны белгән кебек булды.
Ринат әфәндегә барлык авылдашлар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә.
Фирая Җиһаншина,
Салавыч мәдәният йорты директоры.
Фото: http://www.kak-vubrat.ru/muzykalnye_instrumenty/kak-vybrat-bayan.php
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев