5-6 сентябрьдә Татарстан Республика күләмендә үтә торган уку йортларында финанс өлкәсендә белемнәрен камилләштерү акциясенә кушылып, Балтач районы укучылары да бу көнне үзләре өчен файдалы һәм күӊелле үткәрү чараларын тапканнар.
Укучылар катнашында район, авыл җирлеге җитәкчеләре, депутатлар белән финанс-бюджет мәсьәләләре турында төрле әңгәмәләр, викториналар үткәрү каралган.
Район финас-бюджет палатасы рәисе урынбасары Илшат Галимуллин сүзләренә караганда, бу бик кирәкле чара. «Узган уку елы башында Алан мәктәбе, гимназия укучылары белән очраштым, укучылар район бюджетын әзерләү, төрле дотацияләр, читтән алына торган ярдәмнәр турында бик кызыксынып сораштылар. Бу мәсьәләләр буенча әле күбесенеӊ бик хәбәрдар булмавы да күренә. Мәктәп яшеннән үк бала финанс мәсьәләләрен белергә тиеш дип уйлыйм», ди ул.
Фото: http://www.admin.orenburg.ru/activities/finance/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев