БДИ: имтихан нәтиҗәләрен ничек белергә?
Сынауны узу бер, аннан соң иң ялыктыргычы – нәтиҗәләрен көтү. Алар, кагыйдә буларак, 7-14 көннән генә билгеле була
Имтихан нәтиҗәләрен кайда һәм ничек белергә мөмкин соң?
- Рособрнадзор сайтында, моның өчен нәтиҗәләрне тикшерү сервисыннан (https://checkege.rustest.ru/) файдаланырга мөмкин;
- Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен абитуриентның расланган аккаунты кирәк булачак;
- Чыгарылыш сыйныф укучысы белем алган мәктәптә.
Исегезгә төшерәбез, 23 майда Татарстан укучылары тарих, рус әдәбияты һәм химиядән, 27 майда – математикадан, 30 майда - рус теленнән БДИ тапшырдылар. Бүген – 2 майда – физика һәм җәмгыять белеме тапшыручылар сыналды.
Калган имтиханнар:
- 5 июньдә — биология, география һәм чит телләр (язма өлеше)
- 10 июньдә — чит телләр (сөйләм өлеше) һәм информатика
- 11 июньдә — чит телләр (сөйләм өлеше) һәм информатика
Узган ел чыгарылыш сыйныф укучылары һәм имтиханга җитди сәбәпләр аркасында килә алмаганнар БДИны резерв көннәрдә - 16 июньнән 23 июньгә кадәр тапшырачак.
Гүзәл Камалова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев