Ниһаять медальләр кайтты
Мәгариф

Ниһаять медальләр кайтты

Узган уку елында мәктәпне "5"ле билгеләренә генә тәмамлаучы егет-кызларга бирелергә тиешле алтын медальләр кайтты.

Дөрес, укырга кергәндә "өч тиенлек" тә файдасы булмаган бу медальләрне күпләр кирәксенми дә. Әмма мәктәп елларының бер матур истәлеге, ваемсыз балачакның бер ядкаре буларак, алар һәркем архивында тиешле урын алачак. Исегезгә төшерәбез: үткән уку елында мәктәпне 327 бала тәмамлаган иде, шуларның 25е әнә шундый медальләр белән бүләкләнәчәк.
Фото: http://sitv.ru/arhiv/news/social/63886/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев