Ор башлангыч мәктәбе укучылары өчен файдалы очрашу узган
Укучылар бу тәрбияви чарадан үзләренә күп файда алдылар
Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Шеңшеңәр авыл китапханәсе Ор башлангыч мәктәбе укучылары өчен «Бердәмлек — безнең көч» исеме астында тематик сәгать үткәрде.
Укучыларга кызыклы видеопрезентация күрсәтеп, тормыштан алынган мисаллар ярдәмендә бердәмлекнең бик зур көчкә ия булганлыгы аңлатылды. А. Алишның «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» әкияте һәм Крыловның «Щука, лебедь и рак» мәсәлләре укылды. Бердәмлек булмаганда, нинди генә эшкә тотынсаң да уңышка китермәгәне ассызыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев