Салавыч балалар бакчасында «Халык бердәмлегендә — Ил көче!» дигән чара узган
Бу бәйрәмнең төп максаты — гомумроссия патриотизмы һәм гражданлык үзаңын ныгыту
«Беренчеләр хәрәкәте» пилот проекты кысаларында, көзге каникул чорында Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү максатында, «Салавыч балалар бакчасы» һәм «Салавыч күппрофильле лицее» «Беренчеләр хәрәкәте» беренчел бүлекчәсе активистлары "Халык бердәмлегендә — Ил көче!" дигән чара уздырды.
Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, ата-бабаларның Ватан бәйсезлеге хакына күрсәткән батырлыклары белән таныштылар, "Мәдәниятләр марафоны"дигән мавыктыргыч викторинада катнаштылар. Балалар Ватаныбызның никадәр бөек һәм матур булуын, аның тарихының вакыйгаларга никадәр бай булуын искә төшерделәр, дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар.
Чара Бердәмлек һәм үзара хөрмәтнең җылы атмосферасында узды, бу бәйрәмнең төп максаты — гомумроссия патриотизмы һәм гражданлык үзаңын ныгыту булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев