Матур бәйрәмне оештырганнары өчен күмәк хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
Безнең Шеңшеңәр мәктәбенә «Маяк» күмәк хуҗалыгы һәрвакыт ярдәм итеп тора.
Быел Уңыш бәйрәмен үткәрү өчен дә укучыларга матур табын әзерләтте.
Бәйрәмдә баш хисапчы Мөхәммәдиева Г. Г., техника куркынычсызлыгы инженеры Хөсәенов Н. Н. катнаштылар. Алар чыгышларында авыл җирлегендә кирәкле булган мактаулы һөнәрләргә басым ясадылар. Хуҗалыкның бүгенге уңышларын күрсәттеләр.
Мондый матур бәйрәмне оештырганнары өчен күмәк хуҗалык җитәкчеләренә рәхмәтебезне белдерәбез.
М. Гарифуллина,
Шеңшеңәр мәктәбе
Нет комментариев