«Тургай»  балалар бакчасы гаиләләре өчен квест-уен уздырылды
Мәгариф

«Тургай» балалар бакчасы гаиләләре өчен квест-уен уздырылды

Дүрт тукталыштан торган уенда гаиләләр төрле биремнәрне үтәп көч сынашты

«Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында Халыкара гаилә көненә багышланган квест-уен узды. Уенда Норма авылының  «Тургай»  балалар бакчасы гаиләләре катнашты.

Дүрт тукталыштан торган уенда гаиләләр төрле биремнәрне үтәп көч сынашты.

Чарага махсус кунак буларак Ризвановлар гаиләсе дә чакырылды. Махсус хәрби операция зонасында булып кайткан гаилә башлыгы Ризванов Нияз Нәзих улының бәйрәмебездә катнашуы ямь өстенә ямь өстәде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев