Инвалидлар айлыгы кысаларында "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенә Куныр мәктәбе укучылары хәйрия концерты белән килделәр.
Концертны Ризван Сафиуллин "Әссәләмәгаләйкүм" җыры белән башлап җибәрде. Шулай ук Зөһрә Әюпова, Снежана Михайлова һәм Зөлфия Закирова башкаруындагы шаян татар, удмурт, мари биюләре тернәкләнүчеләргә бик ошады. Баянда Ринат Сәгыйтовның һәм гитарада Рәмис Мөсәгыйтовның уйнавын тамашачы тын да алмыйча күзәтте. Әлеге чараны оештыручы Гөлнур Габделбариевна шигырьләр, мәзәк сүзләр белән аралаштырып алып барды.
Йомгаклап, тернәкләнүче Габдулла Сыйтдиков үзе яраткан көйләрен баянда башкарды һәм концертта катнашучыларга тернәкләнүчеләр исеменнән яңадан-яңа иҗади уңышлар теләде.
Нет комментариев