Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәрхәмәтлелек

Әминә Сабировага 90 яшь тулды

Юбилярга киләчәктә дә хәерле, тәрбияле тормышлар, күркәм картлык көннәрен иминлектә үткәрүен телибез!

Норма авылының акъәбисе тыл ветераны Әминә Хәсән кызы Сабирова бүген үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп узды.

Тугыз дистә елны ваклап, тормышның барлык сынауларына һәм авырлыкларына бирешмичә, камил акылын, йөз матурлыгын һәм күңел көрлеген саклап калган Әминә апа — безнең өчен чын үрнәк, яшь буынга өндәүче шәхес. Аның тормыш юлы — хезмәт, сабырлык һәм батырлык мисалы.

Тыл ветераны буларак, ул илебезнең тынычлыгы һәм иминлеге өчен зур хезмәт куйды, һәм без аның бу изге хезмәтен һәрвакыт хөрмәт белән искә алачакбыз.

Әминә Хәсән кызына киләчәктә нык сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иминлек телибез. Картлык көннәрен шатлык-куаныч, якыннарының мәхәббәте һәм игътибары белән озак еллар дәвам итсен. Без аңа тормышының һәр мизгелен җылы, бәхетле һәм мәгънәле итеп уздыруын теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев