Арбор авылында  яшәүче Хәсәнова Мәүлиһа Хәсән кызына Президент Путинның котлау открыткасы тапшырылды
Мәрхәмәтлелек

Арбор авылында яшәүче Хәсәнова Мәүлиһа Хәсән кызына Президент Путинның котлау открыткасы тапшырылды

Арбор авылында яшәүче Хәсәнова Мәүлиһа Хәсән кызына 4 октябрь көнне 90 яшь тулды.

Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Илhам Гайнетдинов, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Арбор» җәмгыяте директоры Хәмит Баязитовлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.
Президент Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Фотолар авторныкы

250

Нет комментариев