20 ноябрь - балалар хокукларын яклау көне. Шул уңайдан «Наз» үзәге каршында эшли торган «Волонтер» оешмасы «Әбиемнең җылы бияләйләре» исемле хәйрия акциясе игълан итә.
Аның төп максаты - авыр тормышлы гаиләдә тәрбияләнүче балаларга матур, җылы бияләйләр бүләк итү.
Акция 22 сентябрьдән 10 ноябрьга кадәр барачак. Иң матур һәм җылы бияләй хуҗасын үзенчәлекле бүләк көтә. Бияләйләрне район социаль яклау бүлегенә китерә аласыз.
Белешмәләр өчен телефон: 2-65-05.
Фото: http://kozapuh.blog.ru/104621539.html?attempt=1
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев