Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәрхәмәтлелек

Мөнәвәрә Шакировага 95 яшь (+фото)

Пыжмара авылында яшәүче тыл ветераны Мөнәвәрә Шакированы 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

Мөнәвәрә апаны олуг юбилее белән район башкарма комитетының беренче урынбасары Илшат Галимуллин тәбрикләде, истәлекле бүләк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды. Җирле җитәкчеләр дә, юбилярны тәбрикләп, иң матур теләкләрен җиткерде.

Мөнәвәрә апа яшьлегендә тракторда да, комбайнында да эшләгән. Тормыш иптәше белән 6 балага гомер биргәннәр, кызганыч бүгенге көндә улы белән иптәше гүр ияләре инде. 5 кызы, кияүләре, 14 онык һәм 14 оныкчык якыннары өчен өзелеп торалар.

Юбилярның яшьлек чорлары авыр елларга туры килсә дә, бүгенге тормышыннан бик канәгать юбиляр. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Иң сөенечлесе, балалары, онык һәм оныкчыклары өчен иң кадерле кеше булып гомер кичерә.Аның һәр сүзе тормышның алтын кагыйдәсе булып яңгырый. Дөньяның иң михнәтле елларын кичеп, сугыш афәтләрен үз иңнәрендә күтәргән әбекәй шушы яшендә дә җор күңеллелеген, зирәк зиһенен җуймаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев