Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Сихәтле үлән

Кышын ангина белән интеккәндә, грипп вакытында җылымса 0,3 стакан суга ярты чәй кашыгы салып, тамак, борынны чайкатабыз.

Май үләннәреннән шифалы чәйләр, төнәтмәләр ясый торган чак җитте. Тиздән канлы үлән (чистотел) чәчәк атар. Аның тире авыруларына файдасы зур.

Агулы үлән булса да, чамасын белеп кулланганда, эчәкләрне, кан тамырларын чистарта, эчтә үскән сөялләрне бетерергә, киста, полип, хәтта начар чирнең кайбер төрләрен җиңәргә дә ярдәм итә ул. Бу үләннән ел саен ике төрле төнәтмә әзерлим.

Икенче ысул: канлы үләнне иттарткычтан үткәреп, ике кат марля аша суын чыгарабыз да чиста банкага салып, суыткычта саклыйбыз.
Күпләр шушы суны спиртка кушып саклый, мин алай эшләмим, болай да язга чаклы яхшы саклана.

Кышын ангина белән интеккәндә, грипп вакытында җылымса 0,3 стакан суга ярты чәй кашыгы салып, тамак, борынны чайкатабыз. Үзем антибиотик урынына берәр йотым эчеп тә җибәрәм, тиз булыша. Борынны гына чайкатып йөреп тә гайморитын бетерүчеләр дә бар.

Земфира БИЛАЛОВА

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев