Дәфнә яфрагының шифасы...
Сәламәтлек

Дәфнә яфрагының шифасы...

Дәфнә (лавр) яфрагы — дөньядагы иң арзан тәмләткечләрнең берсе

Аның организмга булган файдасын укып карагыз әле:

▪️Дәфнә яфрагы кандагы шикәрне киметергә ярдәм итә. Бу аның составында хром күп булу белән бәйле. Шул сәбәпле инсулин кандагы шикәргә көчлерәк тәэсир итә.

▪️Дәфнә яфрагы холестеринны киметә. Әгәр дә вакланган дәфнә яфрагын 30 көн дәвамында куллансагыз, канда «начар» холестерин кимиячәк. Тәмләткечнең бигрәк тә ирләр өчен файдасы күп. Бу үсемлек йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә дә ярдәм итәчәк.

▪️Дәфнә яфрагы хроник авырулар һәм ялкынсынуларга каршы көрәшергә ярдәм итә. Хроник ялкынсыну кеше өчен бик зыянлы булган физиологик процесс санала. Даими рәвештә дәфнә яфрагы кулланучылар канда ялкынсыну маркерлары дәрәҗәсен киметә.

Чыганак

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев