Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Сәламәтлек

Диетолог чөгендернең кемгә зыянлы булуын әйтте

Шикәр чире белән интегүче кешеләргә чөгендер куллануны киметергә яки бөтенләй ашамаска кирәк

Чөгендер бөтен кешегә дә файдалы түгел, дип раслый диетолог Наталья Павлюк. Аның сүзләренчә, бу яшелчәне бик сак кулланырга кирәк, чөнки кешедә индивидуаль аллергик реакцияләр булырга мөмкин. Мондый хәл бик сирәк күзәтелсә дә, бу факторларны һич кенә дә кире кагарга ярамый. Моннан тыш, чөгендер ашаганда эчәклектә дискомфорт барлыкка килергә мөмкин.

«Чөгендер кулланганнан соң күпләрнең корсагы күбә, чөнки ул азык җепселләренә бай. Кайбер кешеләрдә микрофлорага кискен йогынты ясый һәм әчү процессы башлана», - дип кисәтте Павлюк «Радио 1» белән әңгәмәсендә.

Шикәр чире белән интегүче кешеләргә чөгендер куллануны киметергә яки бөтенләй ашамаска кирәк, чөнки татлы тамырның гликемик индексы югары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чөгендер