Профилактик визитлар – сәламәтлек турында кайгырту өчен тигез мөмкинлекләр тудыруга таба мөһим адым
«Озак һәм актив тормыш» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Көшкәтбаш авылында халыкны күчмә кабул итү булды.
Участок табиб-терапевты Азат Илгиз улы Фәйзрахманов һәм шәфкать туташы Ландыш Сафиуллина пациентларны турыдан-туры фельдшер-акушерлык пунктында да, өйдә дә кабул итте.Визит барышында һәр пациентның кан басымын үлчәделәр, электрокардиография (ЭКГ) һәм сәламәтлек торышын беренчел бәяләү өчен башка кирәкле процедуралар үткәрделәр.
Мондый профилактик визитлар – сәламәтлек турында кайгырту өчен тигез мөмкинлекләр тудыруга таба мөһим адым. Алар ерак территорияләрдә яшәүчеләргә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтүне арттырырга, вакытында диагностика ясарга һәм табиб белән пациент арасында ышанычны ныгытырга мөмкинлек бирә.
Нет комментариев