Табиб-невролог, психолог Андрей Крицкий һава торышының үзгәрешләре кискен йогынты ясый торган кешеләргә киңәшләр бирде.
Ул чәй һәм кофедан баш тартырга кирәк дип саный. Шулай ук мондый һава шартларында күбрәк ял итәргә, гөлҗимеш һәм ромашка төнәтмәләренә өстенлек бирергә, физкультура белән шөгыльләнергә кирәк. Йоклар алдыннан, кислород җитәрлек булуы турында да кайгыртыгыз. Гипертония авыруларыннан интегүчеләргә кан басымын ешрак күзәтү һәм дарулар эчү зарур, дигән табиб.
http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/magnit-davyly-vakytynda-chy-m-kofe-echmgez
Нет комментариев