Ринатыбыз әле генә Кыргызстанда Иссык- күл буенда Бөтендонья күчмә халыкларының Фестивалендә бил алышып күпләрне шаккатырып кайткан иде.
Татарстан җыелма командасыннан өченче призлы урынны яулаучы бердәнбер көрәшчебез иде ул. Инде менә республика көрәш федерациясеннән тагын чакыру алдык.
Атказанган спорт остасы Ринат Хәйретдиновны авыл яшьләре арасында спортның милли төрләре буенча Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә узачак Бөтенроссия ярышларына чакыралар. Тагын шунысы куанычлы, бу юлы ярышларга спорт остасы Нормабаш егете Илдар Зарипов та бара. Бу егетебезгә дә зур ышаныч күрсәтелгән. Без Корбан гаете көннәрен бәйрәм иткәндә алар бил алышачаклар. Җиңүләрегезгә куанып каршыларга насыйп булсын Сезне!
Нет комментариев