Үткән ял көннәрендә башкалабызның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Казан шәһәре мэры Кубогына традицион татарча көрәш ярышлары булып узды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ярышларда 7 районнан 70 тән артык көрәшче бил алышты. Шунысы куанычлы, җиңүчеләр арасында Балтач егете дә бар. Идел буе районы командасы составында бил алышып 80 килограмм үлчәү авырлыгында Рушан Зарипов /спорт остасы Котдус Зариповның улы.Н.С./ чемпион булып танылды. Афәрин.
Фото: http://intertat.ru/tt/sport-tt/item/43336
Нет комментариев