Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Балтач мөгаллимнәре көч сынашты, бу юлы....

Мөгаллимнәребез дә замана белән бергә атлыйлар. Шушы көннәрдә генә алар "Балтач" универсаль спорт залына үзләренең тәүге Спартакиадаларына җыйналдылар.

Чыннан да, бөтен Россия буйлап ГТО нормаларын тапшыру барганда, ярышларны ачарга килгән муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин Октябрь бәйрәме, балаларның каникул көннәрендә генә дә районыбыз буенча нинди ярышлар узганың билгеләп узгач, нигә әле укытучыларыбыз тик ятарга тиеш дигән уй керде башка.
Безнең бит, бар киләчәгебез алар кулында. Алар балаларыбыз күңеленә нинди орлык салса, хезмәтләренең җимеше дә шундый булачак. Бу туры да бәйрәмебезгә очраклы гына килеп эләккән "Ватаным Татарстан " газетасының баш мөхәррире Минназыйм Сәфәров та ассызыклап узды.
"Укытучы үзенең укытучы булуыннан оялмасын, горурлансын, чөнки ул җәмгыятьнең иң хөрмәтле һөнәр иясе. Укытучы элек-электән бәрәңгене дә балаларга күрсәтми ашаган. Әнә шулай алар һәр яктан халыкка үрнәк, безнең өчен тормышның бер эталоны булганнар. Укытучы белән журналист бер үк эшне эшли. Әле менә шушы дуслыгыбызны югалтмасак, бәлки әле Сезнең бу ярышларыгызга үзебезнең махсус призыбызны да булдырырбыз бәлки, алла кушса ", - дип тәмамлады ул үз чыгышын.
Укытучыларыбызның укытычысы, район мәгариф идарәсе башлыгы Алия Зәкиева әле күптән түгел генә республика мәгариф хезмәткәрләренең Спартакиадасында төрле дәрәҗәдәге җиңүләр яулаган Чепьядан Фаил Шакировка, Нормадан Ландыш Гарифуллинага Мактау кәгазьләрен тапшырып, ярышларга үз хәер-фатихасын биргәннән соң , Татарстан гимны яңгырады.
Сәнгать мәктәбе укучыларының дәртле чыгышыннан соң укытучыларыбыз төрле почмакларга үзара көч сынашырга таралыштылар. Бирешми, укытучыларыбыз. Узган ел мәгариф хезмәткәрләренең кышкы республика Спартакиадасында беренчелекне яулагач, берәүнең дә сынатасы килми. Аннан сәламәт тәндә сәламәт акыл дип халкыбыз тикмәгә генә әйтмәгән.Чөнки, бары тик сәламәт яшәү рәвеше һәм аек акыл белән генә җәмгыятебезне алга җибәрә алачакбыз.Тормышыбызны тулы канлы, матур һәм эчтәлекле итә алачакбыз. Бу чарабыз моның ачык мисалы булып тора да инде.
Ярышларыбызга килсәк, спартакиаданың программасы бик тулы иде. Берәүләр шашка-шахмат, бадминтон, өстәл теннисы уйнаса, икенчеләре турникта күтәрелде, идәннән этелде, аркан тартты. Җиңүчеләребез дә биһисап булды, шуңа да һәр төр буенча чемпионнарыбызны гына атап узарга булдык.
Менә алар 1 Спартакидаданың җиңүчеләре:
Шашка буенча - Энҗе Гайнетдинова (Норма), Илнур Гыйззәтуллин (Смәел).
Шахматта - Суфия Галимова (гимназия), Илгизәр Абдрахманов (Бөрбаш).
Бадминтон - Хәкимова Гүзәл, Ринат Мөһәрләмов (икесе дә гимназиядән).
Өстәл теннисы - Галина Евдокимова (Урта Көшкәт), Илназ Зәйнуллин (Карадуган).
Турникта тартылу - Марат Мөбәрәкшин (мәгариф идарәсе).
Идәннән этелү - Альбина Нәбиева (Кече Лызи).
Аркан тарту - Алевтина Ефремова (Кече Лызи), Илнур Николаев (Субаш).
Аркан тартуда гомуми нәтиҗә буенча Салавыч лицее, Норма, Субаш спортчылары җиңеп чыкты.
Ә гомүмән алганда, беренчелекне Балтач урта мәктәбе командасы яулады. Икенче урында - Балтач гиназиясе, өченчедә - Шубан мәктәбе.
Менә шулай, ел буена җитәрлек көч, дәрт алып таралышты, укытучыларыбыз, бәйрәмнән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250