Турнир вакытында җыелган акча волонтерлар группасына тапшырылды
«Балтач Арена» боз сараенда «ШУШМА» җәмгыяте призына махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә ветеран командалары арасында хоккей буенча турнир узды дип хәбәр иткән идек инде. Ярышларда берничә команда көч сынашты. Алар нәтиҗәле уен күрсәттеләр, ә матчлар югары дәрәҗәдә һәм көчле рухлы атмосферада узды.
Турнир вакытында җыелган акча волонтерлар группасына тапшырылды.
Бу чара чын ватанпәрвәрлек адымы булды. Ветераннар үз үрнәкләрендә яшь буынга туган якка мәхәббәт һәм ярдәм кулы сузу мөһимлеген күрсәттеләр. Оештыручылар киләчәктә дә шундый изге эшне дәвам итәргә ниятли.
Нет комментариев