Данияр Кәримов - чын тренер!
Балаларны төрле ярышларга хәзерли Данияр, уңышлары да күп. Чын тренер ул!
Авылдашым Данияр Кәримов турында күптән язасы килә иде, җае чыкты. Футбол мәйданчыгы безнең каршыда гына, мәктәп бакчасында. Иртә яздан-көзгә кадәр балаларның шат авазы тынмый.
Балалар үзләренә яхшы карашны бик тиз сизә, шуңа да үзләрен яраткан Данияр абыйларын бик хөрмәт итәләр. Тренерның үз кызлары да футболчы булыр мөгаен, күреп үсәләр бит.
Үзе дә бала җанлы, ачык күңелле, спорт яратучы егет вакыт белән хисаплашмый. Балаларның күңелен күрү — үзеңә дә адреналин, яшәү көче бирә. Төрле ярышларга хәзерли Данияр, уңышлары да күп. Чын тренер ул!
Даниярның әтисе Мурат та бик бала җанлы иде. Классташым Гөлсинә дә хезмәт сөючән, чисталыкны, пөхтәлекне ярата. Озак еллар хастаханәдә санитарка булып эшләде. Балалары да үзләре кебек бик тырыш булдылар.
Даниярга киләчәктә гаилә бәхете, эшендә һәм тормышында зур уңышлар телим. Хезмәте һәрчак куаныч китерсен!
Зөлфия Хәкимова,
Сосна авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев