Яңгул урта мәктәбендә спорт-күңел ачу уены узды
Спорт

Яңгул урта мәктәбендә спорт-күңел ачу уены узды

Укучылар җитезлек, тапкырлык һәм командада эшли белү сәләтләрен күрсәттеләр

Яңгул урта мәктәбендә «Без — спортчылар» дип исемләнгән спорт-күңел ачу уены узды. Чараны «Хыял» яшьләр үзәге оештырды.

Балалар кызыклы ярышларда катнашып, үз көчләрен сынап карадылар.  Программа бик бай иде: күңелле эстафеталар, командалы конкурслар һәм бихисап уңай эмоцияләр.

Укучылар  җитезлек, тапкырлык һәм командада эшли белү сәләтләрен күрсәттеләр. Ярышлар дуслык атмосферасында узды, һәр катнашучы үзен чын спортчы итеп хис итте.

Мондый чаралар мәктәп укучылары арасында спортны популярлаштыруга, коллектив рухын ныгытуга зур өлеш кертә. 


Нет комментариев