Берәүләр боз катырып яткан бер мәлдә "Игенче" хуҗалыгы үз бозында ике мәртәбә балаларны куандырырга өлгерде инде.
Биредә үткән җомгада 2000 елда һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында хуҗалык призына район ярышлары булып узды. Ярышларга 6 команда килгән иде.
Бу юлы да карадуганлылар беренчелекне үз кулларында калдырдылар. Икенче урынга Түнтәр, өченчегә Шеңшеңәр малайлары чыкты.
Иң яхшы уенчы булып Карадуганнан Хөсәен Хәйруллин танылды.
Фото: http://arena44.ru/sport_schools/
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев