Кекусинкай-каратэ белән шөгыльләнүче балалар нормативлар тапшырды
Спорт

Кекусинкай-каратэ белән шөгыльләнүче балалар нормативлар тапшырды

Кекусинкай-каратэ белән шөгыльләнүче балаларыбыз елдан-ел үз осталыкларын арттыра баралар. Узган якшәмбедә "Балтач" универсаль спорт залында алар төрле дәрәҗәдәге билбауга ия булу өчен нормативлар тапшырдылар.

Билгеле, нормативларны иң югары дәрәҗәгә ия булган Татарстан кекусинкай-каратэ Федерациясе президенты Виктор Кустовский, остазлары - кара билбау иясе Альберт Базагетдинов алдылар.

250

Нет комментариев