Иртәгә - 4 ноябрьда Тимирязев исемендәге хуҗалык призына көрәш буенча шәхси-команда беренчелегенә район ярышлары үткәрелә.
Урыны - «Балтач» универсаль спорт сарае. Үлчәнү 9.30 сәгатькә кадәр. Ярышларны тантаналы ачу - сәгать 10да. Көрәшергә 18 яше тулганнар гына кертелә. 60, 65, 70, 75, 80, 90, 100 һәм 100 килограммнан югары үлчәүдәгеләр арасында җиңүчеләр ачыкланачак, командаларга урыннар билгеләнәчәк.
Фото: http://ipad.intertat.ru/
Нет комментариев