Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ниһаять, "Рубин" җиңде!

Күптән түгел ишекләрен ачкан "Казан-Арена" стадионы "Рубин"га уңыш "китерә" башлады.

Беренче уенны ничьяга тәмамлаган уенчыларыбыз кичә данлыклы ЦСКАны 2:1 исәбе белән җиңде. Голларны Игорь Портнягин белән инде үзебезнеке булып беткән Гекдәниз Карадәниз кертте. Футбол җанатарлары өчен менә дигән бәйрәм булды ул.
Спортның барлык төрләре белән "авырган" райондашларыбыз арасында да "Рубин" фанатлары байтак. Моңа кадәр "Ак Барс"лылар уенын карарга даими Казанга йөрүчеләр күп булса, "Рубин" җиңүләр яулый башласа, җанатарларның "Казан-Арена"га да "эз" салулары бик ихтимал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250