Хезмәт

Балтач районы

16+
Спорт

Нык беләклеләр бездә генә... диярсең

Шушы көннәрдә генә Казанда 1997-98, 1999-2000 елгы укучылар арасында Татарстан беренчелегенә узган кул көрәше ярышларында 1999-2000 елгы балаларыбыз беренче булса, 1997-98 елгылары өченче булдылар.

Шәхси беренчелектә исә, Нөнәгәрдән Илсинә Дәминова (60 кг), Субаштан Зөһрә Николаева (авыр үлчәүдә), Балтачтан Айсылу Фәйзрахманова (70 кг) чемпион булып танылдылар.
Чепьядан Диана Копарова (40 кг), Артем Иванов (50 кг), Яңгулдан Руфия Газимҗанова (55 кг), Салавычтан Салават Гыйниятуллин (45 кг), Марат Әхмәтҗанов (70 кг), Кунырдан Гөлшат Шиһабетдинова (65 кг), Нөнәгәрдән Рәдис Сәмигуллин (80 кг), Бөрбаштан Ралия Хисаметдинова (70 кг) икенче, Субаштан Алисә Хөснетдинова (45 кг), Яңгулдан Рәсүлә Әгзамова (45 кг), Салавычтан Раниф Мөбәрәкшин (55 кг), Чепьядан Фирүзә Яппарова (50 кг), Субаштан Фәнилә Гыйльманова ( авыр үлчәүдә) өченче призлы урынны яуладылар.
Спортчыларыбыз алдында тагын да зуррак ярышлар тора. Ул Түбән Новгород шәһәрендә узачак Идел буе округы беренчелеге. Уңышлар, аларга!
Фото: http://simgov.ru/press/government/143/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250