Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Тимирязев исемендәге хуҗалык призына татарча көрәш ярышлары узды

Тимирязев исемендәге хуҗалык рәисе Фәрит Илгизовичның иртәнге яктан ук кәефе күтәренке булды. Булмый ни, басуларда уңыш җыеп бетерелгән, көне шулкадәр матур туры килде, ә иң мөһиме, ярышларга моңарчы җыйналмаган санда көрәшче җыйналган. 19 җирлектән 98 көрәшче.

Чыннан да, күп еллык тарихы булган Тимирязев исемендәге хуҗалык призына ярышлар, быел күтәренке рухта башланып китте. Ярышларны ачу вакытында, республикада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына узган ярышларда катнашкан бар көрәшчеләребезгә дә район башлыгы Рамил Нотфуллинның акчалата бүләкләр тапшыруы, ярышның дәрәҗәсен беркадәр күтәреп тә җибәрде. Чыннан да әкренләп татарча көрәшенең дәрәҗәсе яңадан үз югарылыгына күтәрелә башлады, минемчә.
Көрәшкә килсәк, ярыш бик матур узды. "Билгеле, заманабыз елдан-ел үзгәреп бара. Бар кеше үзенә бикләнеп бетте. Команда өчен совет заманындагы шикелле җан ату, гомүмән бетеп бара. Менә шунысы да, бераз куркыта мине,"- диде бер сөйләшүебездә район спорт оешмасы җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин.
Германиягә барган дусларыбыз андагы хәлләргә шаккатып кайттылар. Көне буе хезмәт куйган авыл халкы өчен һәр кичне нинди дә булса күңел ачу программасы оештырыла икән.
Бетеп, сүнеп барган авыл халкы өчен оештырылучы спорт, мәдәни чарадан башка бүтән кызык калмады да бугай инде. Бу фикерләрне күп чараларны чит илдә үз күзе белән күргән хуҗалык җитәкчесе Фәрит Гыйрфанов та хуплады.
Иң фидакарь җитәкчеләребезнең берсе инде ул, Фәрит Илгизович. Моннан 22 ел элек оештырыла башлаган беренче ярышларда аның бил алышуы, минем әле дә күз алдымда... Ул вакытта бу хуҗалыкта Фәрит баш инженер иде. Барысын үз җилкәсендә татыган көрәшче буларак, Сәйдәш Мәгьсүмовичның башлап җибәргән бу матур бәйгегә сүнәргә ирек бирмәде.

Төрле еллар булды. 28 көрәшче килгән вакытта да ярышны үз югарылыгында оештыра алды ул. Әле дә , башка хуҗалыклар ярышка 5-6 кешесен җибәрергә финанс тапмаган бер мәлдә, килгән барлык хуҗалык көрәшчеләре өчен тамак ялгап алу өчен акчасын да өләшә. Аның бу өлкәдә алыштыргысыз уң куллары булган Наил Мәрданов, Наил Гарифуллинга мактау сүзләрен җиткермичә мөмкин түгел.
Барлык төбәкләрдәге кебек тамашачының аз булуы гына күңелдә бераз төер калдырды. Шулай да, быелгы ярышлардан чын рәхәтлек хисләре белән таралыштык. Газета укучыларыбызның күп санлы сорауларын искә алып, барлык җиңүчеләрнең тулы исемлеген игътибарыгызга җиткерәбез.
60 килограммга кадәр - 1 урын - Илдан Әхмәтханов (Яңгул), 2 урын - Рамил Хәйруллин (Субаш), 3 урын - Айрат Габидуллин (Кенә).
65 килограммга кадәр - Ирек Әхмәтханов (Яңгул), Илназ Миӊмуллин (Чепья), Станислав Дмитриев (Дорга).
70 килограммга кадәр - Нурфат Шәфигуллин (Субаш), Булат Галиев (сөт комбинаты), Илнар Муллахмәтов (Яңгул).
75 килограммга кадәр - Айрат Хәйруллин (Яңгул), Илдар Зарипов (Нормабаш), Галиев Ралиф (Субаш).
80 килограммга кадәр - Айдар Галиев (Норма), Илдус Шәфигуллин (Субаш), Радил Гыйззәтуллин (Субаш).
90 килограммга кадәр - Айдар Гәрәев (Сосна), Салават Әсхәдуллин (Арбор), Рамил Зәйнетдинов (Норма).
100 килограммга кадәр - Раниф Гарифуллин (Норма), Рамил Гыйльванов (Яңгул), Фәннур Хәйруллин (Салавыч).
Авыр үлчәүдә - Динар Фатыйхов (Яңгул), Рамил Камалетдинов (Борнак), Айдар Апанов (Салавыч).
Команда нәтиҗәләре буенча беренчелекне янә яңгуллылар яулады, икенче урында - Тукай исеменәге хуҗалык, өченчедә - тимирязевлылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250