Елга ике мәртәбә ГТО нормалары тапшыру матур гына башлангыч алды. Әлеге чара районда физкультура-спорт һәм туризмны үстерү буенча махсус программага нигезләнеп, район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән тормышка ашырыла.
Хәзерге вакытта кышкы нормативлар тапшыру мәгариф учреждениеләре арасында бара. Алга таба хезмәт коллективлары җәлеп ителәчәк. Иртәгә - шимбә көнне "Балтач" спорткомплексында Балтач урта мәктәбенең һәм гимназиянең 3-4, 5-8 сыйныф укучылары нормативлар тапшыруда катнашачак.
Нет комментариев