Уӊышлар юлдаш булсын
Спорт

Уӊышлар юлдаш булсын

Әле генә үзләренеӊ профессиональ бәйрәмнәрен үткәргән полиция хезмәткәрләре көндәлек авыр һәми четерекле, алар өчен гадәти саналган эшләре белән бергә спорт чараларында да актив катнашырга вакыт табалар.

Республика эчке эшләр Министрлыгы үткәргән төрле ярышларда Балтач районы командасы алдынгылыкны бирми. Менә, иртәгә 12 ноябрь көнне район эчке эшләр бүлегенеӊ 6 хезмәткәреннән торган дзюдо буенча көрәш командасы Яр Чаллы шәһәренә юл тота, анда республиканыӊ барлык районнарыннан килгән хезмәткәрләр арасында үзләрен күрсәтәчәкләр. Аларга уӊышлар юлдаш булсын!!!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев