Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт

Васыйл «кайтты»...

Районыбызда гына түгел, республикабызда татар көрәше мәктәбенә нигез салучы булды ул. 80нән артык республика һәм Рәсәй ярышларының чемпионнарын һәм призерларын әзерләгән бердәнбер шәхес. Гомере генә кыска булды. Лаеклы ялга да чыга алмыйча, йөрәк өянәгеннән 58 яшендә арабыздан китеп барды. «Бик популяр көрәшче иде Васыйл Габделхәй улы Гарифуллин. Аның көрәшен карарга...

Әле ярый шундый бөек шәхесләребезнең дәвамчылары бар. Бүгенге көндә аның эшен Нормада бертуган энесе Наил дәвам итә. Аның тырышлыгы белән быел Васыйл Габделхәевич янә арабызга «кайтты». Төрле сәбәпләр аркасында бу ярышлар ике ел уздырылмый торды. «Мин кем инде, бары тик гади тренер. Әнә, авылдашларыбыз Илнар Миңнебаевка (үсмер чагында бил алышып республика ярышларында призлы урыннар яулаган көрәшче. Н.С.), бертуган Ирек һәм Илшат Шакировларга, Вакыйф Зәкиевка, Фәрит Гыйрфановка, Фәнис Шәриповка, хезмәттәшем Дамир Гобәйдуллинга, абыемның тормыш иптәше Әнисә апага, көрәшче дусларыма, мәктәп коллективына зур рәхмәт. Алар булышмаса, бу ярышларның мондый дәрәҗәдә узуын күзаллавы авыр булыр иде», - диде Наил ярышлар барышында. 1989нчы елда мәрхүм үзе оештырып калдырган район көрәш федерациясенең быел күкрәк билгесе булдырылды. Ачылу тантанасында бу билгенең беренчеләрдән булып кызы Алинәгә тапшырылуы залны көчле алкышларга күмде. Ярышларда бар да көтелмәгәнчәрәк булып чыкты. Беренчедән, бүләкләр бик күп булса, икенчедән, яшь көрәшчеләрнең көтелгәннән күбрәк килүе, хәтта ярыш кагыйдәләрен үзгәртергә туры килде. Ярышларның үзенә килсәк, 1996 елгы һәм аннан соңгы елларда туган 100 көрәшче арасында иң көчлеләре булып түбәндәге яшьләребез танылды: Алмаз Хаҗиев (Шеңшеңәр, 28 кг.), Рафил Вафин (Норма, 32 кг.), Максим Прокопьев (Чепья, 36 кг.), Фирдүс Гарифуллин (Норма, 40 кг.), Булат Һадиев (Арбор, 45 кг.), Илдан Әхмәтханов (Яңгул, 50 кг.), Максим Максимов (Чепья, 55 кг.), Айрат Хәйруллин (Яңгул, 60 кг.), Дилүс Рамазанов ( Түнтәр, 65 кг.), Рифат Сибәгатуллин (Норма, 70 кг.), Ленар Зыятдинов (Куныр, авыр үлчәүдә). Кубокны келәм хуҗалары үзләрендә калдырдылар. Икенче урында - Чепья (Р.Хәйретдинов), өченчедә - Шеңшеңәр (А.Миңнеханов) көрәшчеләре. Ярышларның махсус бүләкләренә Түнтәрдән Дилүс Рамазанов, Чепьядан Максим Максимов, Нормадан Рафил Вафин, Фирдүс Гарифуллин, Дилүс Нуриев һәм тренер үзе Наил Гарифуллин лаек булды. Наилнең көрәшче дуслары электрон үлчәү бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250