Райондашыбыз, Субаш авылы кызы Алисә Алексеевадан бик тәмле салат рецепты тәкъдим итәбез.
1нче катка ысланган тавык итен шакмаклап турап саласы һәм сетка итеп майонез сылыйсы, 2 кат - консервланган ананасны шакмаклап турап саласы, 3 кат - теркадан йомырка кырыбыз, 4 кат - майонез, 5 кат - теркадан сыр кырасы. Салатның өстен әстерхән чикләвеге һәм гранат төше белән бизәргә мөмкин.
Фото: Алисә Алексеева
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев