Кызлар, сез бүлмә гөлләрен кайсы йолдызлык астында тууыгызга карап сайлыйсызмы? Сезнең йолдызлыкка кайсы гөл туры килә икән, карап узыгыз әле.
Үгезбозауга — ныклы ботаклы тәбәнәк гөлләр.
Игезәкләргә — вак яфраклылар.
Кыслага киресенчә — сусыл зур яфраклылар (пальма, фикус, лимон).
Арысланга — гадәти булмаган, әллә кайдан игътибарны җәлеп итә торганары (камелия, гибискус, драцена, розмарин).
Кызга — нәзакәтле гөлләр (лиана, цитруслылар).
Бизмәнгә — ак азалия, роза, лаванда.
Чаянга — кактус, олеандр, ярангөл һәм гвоздика.
Укчыга — «характерлы», компромисска бармый торганнары (бонсай, бегония, кызыл роза).
Кәҗәмөгезгә — аспарагус, эвкалипт.
Сукояргә — ясмин, деффенбахия, фуксия, агава.
Балыкка — аквариум үсемлекләре, шулай ук магнолия һәм лилия.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев