11 ноябрьдә җепшек кар һәм яңгыр көтелә
Төрлесе

11 ноябрьдә җепшек кар һәм яңгыр көтелә

Бүген көн болытлы булачак

Бүген, 11 ноябрьдә, Татарстанда элегрәк урнашкан дымлы һәм тотрыксыз һава торышы саклана, шул ук вакытта температура фоны бераз күтәрелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада көн болытлы булачак, җепшек кар һәм яңгыр (Казанда – яңгыр) явачак.

Көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә җил көтелә. Кайбер урыннарда юлларда бозлавык барлыкка киләчәк.

Төнлә температура +2..-2 градус тәшкил итсә, көндезге сәгатьләрдә республикада һава +1..+5 градуска (ТР башкаласында +2..+4 градуска) кадәр җылыначак.

Татар-информ


Нет комментариев