Россия халкы дөньяда иң күп ял итүче булса да, никтер буш вакыт җитмәүгә бездән дә күбрәк зарланучы юк кебек.
Югыйсә, бу яңа елны да озын-озак яллар белән башлап җибәрдек. 2016 елда Татарстанда безне 123 ял көне, шул исәптән 18 бәйрәм ялы һәм өстәмә 5 ял көне көтә.
Шулай итеп, гыйнварда тоташ ун көн ял иткәннән соң, безне 21, 22 һәм 23 февральдә, 5, 6, 7, 8 мартта, аннан соң майда - 30 апрельдән 3 майга кадәр барлыгы дүрт көн һәм 7, 8, 9 майда яллар көтә.
Фото: downlinebuilder
Нет комментариев