Бәяләр көндәлек артып торса да, Балтачыбызда төзелешләр гөрләп бара. Бер-ике ел дигәндә бер-бер артлы йортлар калкып чыга.
Төзелеш барган вакытта үз территорияләреңне чүп-чардан арындырып, печәнен чабып тору кирәклеген җирле үзидарә вәкилләре һәрчак искә төшереп, хатлар юллый. Әмма әлеге кисәтүләрне санга сукмаган кешеләр дә шактый. Нәкъ менә шундый йорт урыннары урамнарның ямен җибәрә дә инде.
Сүзләремә каршы килүчеләр дә булыр. Янәсе төзелеш барганда нинди тәртип турында сүз булырга мөмкин. Ә бит үсеп утырган чүп үләннәрен чабып, тирә-якка аунап ятучы цемент капчыкларын, пластмас шешәләрне җыеп алуның берни авырлыгы юк. Бу бары тик кешенең ваемсызлыгы гына.
Нет комментариев