Россиядә 5 югары уку йортыныӊ һәм аларныӊ күп төрле филиалларыныӊ аккредитация срогы чыгу һәм андагы шартларныӊ куелган тәлапләргә җавап бирмәве аркасында дәүләт аккредитацияләренеӊ гамәлдә булуы озынайтылмый.
Ялгышлык китмәсен өчен аларныӊ исемлеген рус телендә китерәбез: - «Современная гуманитарная академия, Кубанский институт международного предпринимательства и менеджмента, Новосибирский институт экономики и менеджмента, Дагестанский теологический институт имени Саида Афанди, Московский институт мировой экономики и международных отношений».
Дәүләт аккредитациясеннән башка югары уку йорты үзенеӊ укыту эшчәнлеген алып бара ала, әмма дәүләт йомгаклау аттестациясен үткәрә, югары уку йортын тәмамлау турында документ һәм армия сафларына алуны кичектереп торырга мөмкинлек бирә торган белешмә бирә алмаячаклар, дип хәбәр итә Рособрнадзор вәкиле.
Фото: http://news.vse42.ru/feed/show/id/17464760
Нет комментариев