Бәйрәмнәрдә Вьетнам базарына бара күрмәгез
Төрлесе

Бәйрәмнәрдә Вьетнам базарына бара күрмәгез

Казанда данлыклы Вьетнам базарыныӊ элекеге янган бинадан склад итеп файдаланган бинага күчкән сату нокталары Татарстан Югары Суды тарафыннан эшләүдән туктатылган.

2015 елныӊ февраль аенда бу бина прокуратура тикшерүеннән соӊ пожар куркынычсызлыгы тәлапләренә җавап бирми, дип табылган иде. Базар җитәкчелеге табылган кимчелекләрне тиз арада төзәтсә дә, бу каршы якны кәнагәтьләндерми. Менә хәзер склад өчен бинада сәүдә оештыру сатып алучыларныӊ тормышын куркыныч астына куя дигән дәлил белән Татарстан Югары Суды килешкән.

250

Нет комментариев